news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Скарятинский бакчасында искиткеч аттракцион эшли башлады

Скарятинский бакчасында киң күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде.

(Чистай, 18 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). 2010 елда ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы буенча Чистай үзәгендә 1867 елда барлыкка килгән Скарятинский бакчасында киң күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бүген биредә балалар мәйданчыклары эшли, каруселләр, сәхнә бар, җәен ачык һавада спорт мастер-класслары үткәрелә, кышын исә биредә шугалак ясыйлар. Паркта иң төп аттракцион юкка чыккач, ямашлылар аны яңага алмаштыру турында уйланалар һәм ул, һичшиксез,елгадагы шәһәр образын чагылдырырга тиеш дигән фикергә киләләр!

Җитештерүчеләрнең Ейск, Волгоград, Новгород, Екатеринбург, Рязань шәһәрләренә барып тәкъдимнәре каралды. Җиһазларның конструкторлык, техник үзенчәлекләрен исәпкә алып кына түгел, ә аларны РФ Росреестры таләпләренә туры китереп, куркынычсыз эксплуатацияләү мөмкинлеген дә исәпкә алырга кирәк иде. Һәм менә, ниһаять, Екатеринбург шәһәрендәге «Уральский центр инноваций»сайланды, ул исә Чистай шәһәреннән 1000 километр ераклыкта урнашкан. «Ямашнефть» НГДУсы белгечләре аларның хәлле булуларына инану өчен әлеге үзәкнең производство цехларында, конструкторлык бюросында булдылар.

Кыйммәтле аттракционнарны алу өчен акча табулары бик авыр, чөнки әлеге идарә коллективы шәһәребездә күп кенә эре төзелеш эшләрен, әйтик, яр буен, су коену урыннарын төзекләндерүне алып барды. Шуның өстенә шәһәр кешеләреннән проблемаларын чагылдырган мөрәҗәгатьләр кереп торды, алар исә шулай ук матди ярдәм таләп иттеләр, аларны игътибарсыз калдыру да мөмкин түгел иде.

Аттракционны Балаларны яклау көненә куярга ниятләделәр. Моның өчен идарәнең профсоюз комитеты рәисе Д.Ярыжко Екатеринбургка комплектациянең тулы булуына ышану өчен, шул ук вакытта җиһазны җыярга белгечләр чакырырга дип барды. Үзебезнең көчебез һәм тәҗрибәсезлегебез белән 1 июньгә кадәр җитешә алмас та идек.

Җиһазны урнаштыру урынын әзерләүгә дә зур җаваплылык белән килделәр. Капиталь төзелеш буенча начальник урынбасары И.Нуретдинова, идарәнең баш архитекторы Р.Хәлиуллин,проек- смета бүлеге начальнигы С.Борисов, шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Хәсәнов, һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе В.Шурыгин Виктор Васильевич белән бергәләп бик озак көймәнең төзелешен тикшерделәр: утырып та, үлчәп тә карадылар. Нәтиҗәдә, тиешле ракурс сайланды. Ничек кенә авыр булмасын, төне буе эшләп дигәндәй, аттракцион җыелып бетте һәм эшли башлады.

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә чистайлыларның яраткан почмагы, ял итү урыны булган Скарятинский бакчасын гүзәл «Жемчужина» тулыландырды. Ул чистайлыларның олы-кечесенә, шулай ук шәһәребез кунакларына шатлык һәм менә дигән кәеф бүләк итәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100