Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда шәхси йортта чыккан янгында 90 яшьлек әби һәлак булган
Бүген көндез Чапаев урамында 72 квадрат метр мәйданда агач йорт янган.
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Чистайда Чапаев урамында шәхси агач йорт янган.
«Татар-информ»га янгын турында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр бүген көндезге сәгать икедә 101нче янгын сагы номерына алынган. Янгынның гомуми мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын сүндерүчеләр йортта 90 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алалар. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз