news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган велоузыш үткәрелде

Велоузышта Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та катнашты.

(Чистай, 31 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре").Кичә иртәнге сәгать 9да "Татнефть-Олимп" стадионында велокросс башланды, дип яза район газетасы.

Чистайлылар белән бергә маршрут буенча халыкара класслы спорт мастеры, армспорт буенча Европа чемпионы, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та велосипедта йөрде. Ул сәламәт яшәү рәвеше актив булырга, энергия тупларга, яңа эмоцияләр алырга һәм сәламәт, озын гомерле булырга ярдәм итүен үрнәк итеп күрсәтте.

Велоузышта катнашырга теләк белдерүчеләр күп иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot