news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булды

Киңәшмәдә районның эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә планнар турында сүз барды.

(Чистай, 6 февраль, “Татар-информ”, “Чистай хәбәрләре”). Бүген Чистайга Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, дип яза районның “Чистай хәбәрләре” газетасы.

Министр тугыз – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Чистай район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә районның эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә планнар турында сүз барды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot