news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда рөхсәтсез төзелгән корылмаларны бульдозер ярдәмендә сүткәннәр

Урицкий урамы буенча 67 номерлы күпфатирлы торак йорт янында рөхсәтсез төзелгән гаражлар һәм сарайлар булган.

Чистайда рөхсәтсез төзелгән корылмаларны бульдозер ярдәмендә сүткәннәр
chistopol-rt.ru

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Чистайда бульдозер ярдәмендә рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүткәннәр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Урицкий урамы буенча 67 номерлы күпфатирлы торак йорт янында рөхсәтсез төзелгән гаражлар һәм сарайлар булган. Быел 23 гыйнварда шәһәр хакимияте аларны сүтү нияте турында мәгълүмати хәбәрләр урнаштырган.

Шәһәр Башкарма комитеты, хәбәрләрне таратып, корылма хуҗаларына сарайларга үз хокукларын күрсәтергә вакыт биргән, әмма закон билгеләгән вакытта беркем дә моны эшләмәгән. «Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 222 маддәсе нигезендә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55.32 маддәсе тәртибендә корылмалар сүтелде», – дип билгеләп үтә басма.

Чистайда законсыз корылмаларны сүтү эшен дәвам итү күздә тотыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot