news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча талап алганнар

Җинаятьчеләр сүзне йорт сату турында сораулар биреп башлаган.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча урлап качкан ир-ат белән хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 гыйнвар көнне 89 яшьлек Чистайда яшәүче әби165 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр чын акчаларны ялган банкнотларга алмаштырган була. Пенсионер сүзләре буенча, берничә көн элек аңа кунакка ир белән хатын килә. Алар сүзне “Йортыгызны сатарга җыенмыйсызмы?” – кебек сораулардан башлый. Пенсионерның 5 мең сум акча компенсация алу-алмавы турында кызыксына. Әби аларны өенә чакыра. Кунаклар киткәннән соң пенсионерның 165 мең акчасы юкка чыгуы ачыклана.

Шундый ук очрак быел 19 гыйнварда теркәлгән. Котовский урамында яшәүче ике өлкән яшьтәге хатынга таныш булмаган кешеләр килә. Алар шулай ук пенсионерларның йортны сатарга җыену-җыенмаулары турында сорый. Ләкин ул вакытта пенсионерларның туганы чакырылмаган кунаклардан шикләнеп, аларны кертми. Шул көнне туганнарында төн куна кала. Иртән аңа 2 сәгатькә китеп торырга туры килә. Әйләнеп кайткач, хуҗаларның яшереп куелган урыннардан 140 һәм 170 мең акчаның юкка чыгуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне ачыклау һәм кулга алу өчен барлык кирәкле оператив чараларны үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100