Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда олы яшьтәгеләр университетында яңа уку елы башланды
Олы яшьтәгеләр университетының төп бурычы - лаеклы ялда булган өлкән кешеләргә булышу, аларга тормышның яңа шартларына яраклаштыру.
(Чистай, 16 октябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Олы яшьтәгеләр университетында яңа уку елы башланды, дип яза җирле басма.
Олы яшьтәгеләр университетының төп бурычы - лаеклы ялда булган өлкән кешеләргә булышу, аларга тормышның яңа шартларына яраклашу һәм үзләрен кирәкле итеп тоярга өйрәтүдән гыйбарәт. Яңа уку елын ачу өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Софья Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Зал шыгрым тулы иде, чөнки университет студентлары булырга теләүчеләрнең исәбе - хисабы юк...
– Безнең олы яшьтәгеләр университетының пенсионерлар арасында популярлык казануы безне нык сөендерә, – дип сөйли Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фондының бүлек начальнигы Рамил Мортазин. – Әлеге проект яңа түгел инде, без аны 2012 елдан бирле тормышка ашырабыз, укыту юнәлешләрен даими рәвештә киңәйтә барабыз.
Пенсионерларны өйрәтү төрле юнәлешләрдә алып барыла: кешеләрнең мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары истә тотыла. Барлык студентлар да гадәттәгечә 4 фәннән генә түгел, 8 фән буенча белем алачаклар. Болар – «Компьютер грамоталыгы нигезләре», «Пенсионерлар сәламәтлеге. Үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре», «Хокук белемнәре мәктәбе», «Туган якны яратучылар клубы», «Психология нигезләре», «Финанс грамоталылыгы», «Бакча һәм дизайн», «Бию терапиясе». Һәр курсның үзенең тәҗрибәле укытучысы бар. Моңардан тыш, уку дәвамында пенсионерлар юристлар, нотариуслар һәм башка белгечләрнең киңәшләрен алачаклар.
Пенсионер Валентина Егорова университетта ел саен белем ала. Хәзер ул компьютерны яхшы белә, интернеттан оста файдалана, бик теләп сәламәтләндерү курсларына йөри, туган як тарихын өйрәнә.
– Миңа олы яшьтәгеләр университеты студенткасы булу бик ошый. Моның төп сәбәбе – үзең кебекләр белән аралашу. Безнең хәзер активистлар төркеме дә барлыкка килде, без алар белән курсларга йөрибез. Бер генә юнәлешне аерып әйтә алмыйм, һәрберсе үзенә күрә кызыклы һәм файдалы, – дип сөйли Валентина Петровна.
Яңа уку елы башлану уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе укытучылары концерт программасы әзерләгән иделәр. Олы яшьтәгеләр университетына 102 кеше кабул ителгән инде. Язылырга өлгерә алмый калучылар әле моны эшли алалар. Моның өчен Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фонды идарәсенә 5-00-58 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз