news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Мөселман яшьләре берлеге кошларга җимлекләр ясау буенча мастер-класс оештырган

Анда райондагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар катнашкан.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чистай районында мөселман яшьләре берлеге активистлары кошларга кышкы җимлекләр ясау буенча мастер-класс уздырды. Мастер-класс “Иман” мәчетендә оештырылды, анда райондагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман яшьләре берлегенең тәҗрибәле кул осталары яшүсмерләр белән бергә берничә җимлек ясаган. Мондый остаханәне оештыручылар сүзләренә караганда, кул эшләре чаралары яшүсмерләрдә эшне, табигатьне ярату хисен уятырга, аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтергә ярдәм итә. Барлык җимлекләр дә шәһәр мәчетләре территорияләрендә урнаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100