news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме узачак

Бәйрәм кысаларында кеше буйлы курчаклар белән уеннар, жонглерлар чыгышы, иҗади зоналар оештырылачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Чистайда Скарятинский бакчасында Корбан бәйрәме уңаеннан зур гаилә бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм кысаларында кеше буйлы курчаклар белән уеннар, жонглерлар чыгышы, иҗади зоналар оештырылачак. Чистай мөхтәсибәтендә әлеге чарага инде күптән әзерлек алып бардылар. 

Бәйрәмгә килгән һәркемне мөхтәсибәттән истәлекле бүләкләр көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot