news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда конфессияара футбол матчы үткәрелде

Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйнады.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Чистай мөхтәсибәтендә Россиядә FIFA дөнья чемпионатына багышланган футбол буенча конфессияара матч үткәрелде. Иптәшләрчә матчта республика имам-мөхтәсибләре һәм Чистайның “Дуслык” һәм “Дружба” епархиясенең катнаш командалары уйнадылар. Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйнады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә FIFA дөнья чемпионатына багышланган футбол буенча матч Чистайда Татарстан имамнары съезды кысаларында узды. Анда ГТО нормаларын тапшыру буенча бөтенроссия акциясендә республиканың мөхтәсибәтеннән 22-70 яшьләрдәге 80нән артык вәкил катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot