Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда киеменә ут капкан хатын-кызның тәне пешкән
Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән, аны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Чистайдагы йортларның берсендәге фатирда 53 яшьлек хатын-кызның киеменә ут капкан һәм тәне пешкән. Аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар бу хатынга бите һәм куллары 2-3 дәрәҗәдә пешү диагнозы куйган.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, бүген 17.15 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Чистайның Тынычлык урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр килгән.
Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән, аны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр. Моңарчы фатирда ике кешенең спиртлы эчемлекләр эчеп утыруы ачыкланган.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз