news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда кеше сөякләре табылган

Татарстан Тикшерү комитеты сөякләр табылу факты буенча тикшерү башлаган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Чистайда Ленин урамындагы йортларның берсе янында кеше сөякләре табылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

Сөякләр бетон боҗралар кую вакытында бер метр тирәнлектә табылган.

Татарстан Тикшерү комитеты сөякләр табылу факты буенча тикшерү башлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча кеше сөякләре 20 ел элек күмелгән булган.

Хәзер суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot