news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чистайда көзге чакырылыш планы тулаем үтәлгән

Барлыгы 221 солдат армиягә озатылган

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2010 ел өчен солдатларны армиягә озату тәмам. Чистай муниципаль районы буенча көзге чакырылыш планы тулаем үтәлгән. Әгәр дә 2009 елның шушы чорында 162 кеше армиягә алынса, 2010 елның көзге чакырылышы вакытында әлеге күрсәткеч 50 процентка артып, 221 солдат булган.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, 221 солдатның 17 се югары белемле, 25 кеше ссуз тәмамлаган, 52сенең башлангыч һөнәри белеме бар.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100