news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда исерек ир-ат бер кичтә ике кибет баскан

Элек хөкем ителгән 26 яшьлек егет супермаркеттан мең ярым сумлык алкоголь һәм ашамлык алып чыккан.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Чистайда яшәүче исерек ир-ат бер кичтә ике кибет баскан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомстводан тыш сак хезмәтенә Чистайда Энгельс урамында кибет басу турында хәбәр алынган. Росгвардиячеләр якын-тирә урамнарны караганда икенче бер кибеттә сигнализация хәбәр салган. Анда баргач, кибетчеләр ике салмыш ир-атның тавышланышуын һәм күрше ишегалдына кереп китүен әйткән.

Тоткарланган ир-атның берсе супермаркеттан мең ярымлык алкоголь һәм ашамлык алып чыккан. Ул элек хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 26 яшьлек егет булып чыккан. “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot