Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда ике исерек пассажир маршрут автобусы астында калды
Чистайда ике исерек пассажир маршрут автобусы астында калды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда гыйнварның 28 көне эчендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 58 кеше үлгән, 666сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Әлеге чорда республикада барлыгы 505 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Бәхеткә, узган ял көннәрендә Татарстан юлларында үлем очраклары күзәтелмәде. Кичә Чистайда маршрут автобусы җәяүлене бәрдерә. Авария кичке алтылар киткәч Маринин урамында килеп чыга. 15 пассажир утырган автобусны 1965 елгы ир-ат идарә итә. Автобус тиешле булмаган урында юлны аркылы чыгып баручы исерек хәлдәге җәяүлене бәрдереп китә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 1981 елгы егет зыян күрә.
Әлеге вакыйгага кадәр бер сәгать элек Чистайда тагын бер исерек ир-ат маршрут автобусы астында кала. Һәлакәт Энгельс урамында килеп чыга. 1948 елгы ир-ат автобустан чыкканда таеп егыла. Шул вакытта автобус та урыныннан кузгалып китә. Авария нәтиҗәсендә аягы сынган һәм аяк табаны каймыккан җәяүле район хастаханәсенә озатыла.
Чаллының Автозавод районында 28 гыйнвар көнне иртәнге унынчыда Мәскәү проспектында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. «Тойота» автомобиле тукталыш мәйданчыгында торган «ГАЗ» автобусына (аның салонында 8 пассажир да була) килеп бәрелә. «Иномарка» белән исерек хәлдәге ир-ат идарә итүе ачыклана. Нәтиҗәдә «Тойота»ның шоферы һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз