news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда җиңел автомобиль һәм такси бәрелешкән, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган

Ике автомобильнең дә кузовларының алгы өлеше бик нык зыян күргән.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә көндез Җиңүне 40 еллыгы урамында булган.

Нәтиҗәдә, ике автомобильнең дә кузовларының алгы өлеше бик нык зыян күргән, Россия машинасының алгы тәрәзәсе чатнаган.

Шаһитлар әйтүенчә, әлеге авария нәтиҗәсендә ике кеше (шуларның берсе – бала) төрле тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot