Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда Гаяз Исхакыйга багышланган чаралар уза
1 март көнне Яуширмә авылында язучыны искә алу чарасы оештырыла.
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 1 март көнне Чистай районының Яуширмә авылында Г.Исхакыйның 140 еллыгына багышланган тантаналы кичә оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр иттеләр.
Февраль ае Чистай районында – Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә.Төбәкнең төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чаралары узды. 22 февральдә Наратлы елга урта мәктәбендә узган Гаяз Исхакыйны искә алу һәм Туган телгә багышланган кичәдә драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, шагыйрә, С.Сәләйманова исемендәге премия лауреаты Рифә Рахман катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.
1 март көнне Чистай районының берничә авылында искә алу чаралары дәвам итәчәк. Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә осталары катнашында, язучыга 140 ел тулуга багышланган тантаналы кичә оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз