news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрендә булды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районының алдынгы хезмәткәрләренә Россия һәм республика бүләкләрен тапшырды.

(Чистай, 14 февраль, “Татар-информ”, “Чистай хәбәрләре”, Олег Зиннуров). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Чистайга эш сәфәре кылды, дип яза районның “Чистай хәбәрләре” газетасы.

Фәрит Мөхәмәтшин “Бетар” фирмасында булды, җитештерү мәйданчыкларын карады. Аннары “Чистай” мәдәният үзәгендә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән җирле предприятиеләр продукциясенең күргәзмә стенды белән танышты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе шәһәрдә сәнәгать потенциалының үсешеннән канәгать калды.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Чистай муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Сессия район башлыгы Дмитрий Ивановның хисап доклады белән ачылды. Ул районның 2016 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында сөйләде. Алдагы еллар белән чагыштырганда, Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 25 урынга күтәрелеп, район үз позициясен яхшырта алган. Бу кыенлыкларга карамастан, муниципаль районның динамик үсеш алуы турында сөйли.

Дмитрий Иванов шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка социаль өлкәләр системаларын үстерүгә юнәлдерелгән төп юнәлешләр турында белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районының алдынгы хезмәткәрләренә Россия һәм республика бүләкләрен тапшырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100