news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда элеккеге ит комбинаты бинасы янган

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистайда элеккеге ит комбинаты бинасы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына шул хактагы хәбәр кичә 20.28 сәгатьтә килә. Загородная урамындагы 49нчы йортта 150 квадрат метр мәйданда түбә яна. Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не ике сәгать эчендә «авызлыклый».

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot