news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда чит ил машинасы килеп бәрелгән «Лада» пассажиры зыян күргән

Авария бүген иртән Союз урамындагы 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чистайда «Лада» машинасы пассажиры зыян күргән. Ул автомобильгә чит ил машинасы килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария бүген иртән Союз урамындагы 2нче йорт каршында булган.

14 нче модель «Митсубиси Паджеро» һәм «Лада» бәрелешүдән, Ульяновск номерлары белән булган безнең ил автомобиле пассажиры зыян күргән.

Хатын-кызны Чистай үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot