news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда биш катлы йортта янгында бер кеше үлгән, бишесе зыян күргән

Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистай шәһәренең Энгельс урамында биш катлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр кичә кичке тугызлар тирәсендә килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга янгын сүндерүчеләр бара. Алар биш катлы йортның өченче катындагы бер бүлмәле фатирда диван януын ачыклаган. 21.50 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.

Янгында бер хатын-кызның гомере өзелгән. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Тагын биш кеше, шул исәптән 16 һәм 17 яшьлек үсмерләр зыян күргән.

Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot