news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

Бәйгедә Чистай, Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән вәкилләр җиңү яулады.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай шәһәре яшьләр үзәгендә балалар арасында Коръән укучылар төбәк бәйгесе узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Конкурста Чистай, Әлки, Нурлат, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән яшь катнашучылар көч сынашты. 90 бала Аллаһы Китабын укуда белемнәрен күрсәтте.

Бәйге «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәтнең Коръән укуы һәм Аллаһы Китабы турында кызыклы фактлар турында кыска видеоролик карау белән башланып китте. Чараның төп өлеше башлангач, балалар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, Коръән укыды.

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, катнашучылар алдында чыгыш ясап, Коръән укучылар конкурсын уздыруның әһәмиятенә тукталды.

Бәйгедә җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде: 3-6 яшьлекләр (кызлар һәм малайлар), 7-10 яшьлекләр (кызлар һәм малайлар), ярты җүздән күбрәкне белүче балалар (кызлар һәм малайлар).

Нәтиҗәдә, Коръән укучыларның төбәк турында Чистай, Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән вәкилләр җиңү яулады.

Конкурсның тантаналы өлешендә барлык катнашучыларга грамоталар һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисе язылган бокаллар тапшырылды.

Чистай мөхтәсибәте һәм Мөселман яшьләре берлеге әлеге чарага ныклап әзерләнгән иде. Яшьләр үзәге бинасында төрледән-төрле мастер-класслар оештырылды, кечкенәләргә рәсем ясау әсбаплары тапшырылды, викторина үткәрелде. Шулай ук Коръәннең борынгы басмалары һәм «Нур» мәчетенең тарихи фотоларын үз эченә алган күргәзмә эшләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100