Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда 70 яшьлек ир-ат елгада баткан
Пенсионер 22 июньдә иртән балыкка киткәннән, кире кайтмаган.
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Чистайда 70 яшьлек ир-ат елгада батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
70 яшьлек ир-атның югалуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 22 июньдә кич килгән. Югалган ир-атның туганнары пенсионерның 22 июньдә иртән елгага балыкка китүе һәм башка хәбәргә чыкмавы турында әйткән.
Гадәттән тыш хәл урынына 67 нче янгын сүндерү-коткару часте һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук көймәдә ир-атның туганнары килгән. Туганнары коткаручыларга балыкчыны эзләргә ярдәм иткән.

Ярдан 3 чакрым ераклыкта пенсионерның әйләнеп калган буш көймәсе табылган. Берникадәр вакыттан водолазлар балыкчының мәетен тапканнар һәм ярга алып чыгып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз