news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда 20 м тирәнлектәге чокырга егылып төшкән хатын-кызны коткарганнар

Гадәттән тыш хәл Бутлеров урамында булган.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чистайда егерме метр тирәнлектәге чокырга егылып төшкән хатын-кызны чыгарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бутлеров урамында 59 яшьлек хатын-кызның чокырга егылып төшүе турында хәбәр килде. Урынга Чистай коткаручылары барды», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урынга килгән 67нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре хатын-кызны күпер астында табып алган. Аны чокырдан носилкага салып алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot