Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай янында автобус белән бәрелештә җиңел машина йөртүче ир-ат һәлак булган
75 яшьлек hәлак булучыны коткаручылар җимерелгән автомобильдән көчкә алган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 16.02 сәгатьтә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Чистай районында кеше үлеме белән юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр алынган. Фаҗига Казан – Оренбург юлының 138нче километрында булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Татарстан буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 15 отрядының 67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл һәлакәте булган урынга 14 минуттан соң килеп җиткән. Ачыкланганча, «Тойота» микроавтобусы һәм «Рено» автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 75 яшьлек җиңел машина йөртүче һәлак булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 75 яшьлек пассажир хатын-кызга беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, шулай ук җимерелгән машинадан үлгән ир-ат гәүдәсен алганнар.
Медиклар хатын-кызны Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Анда аның җәрәхәтләрен караганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын чыкмасын өчен ике машинаның да аккумуляторларын өзгәннәр. 29 яшьлек автобус йөртүчесе һәлакәттә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз