news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чистай якташлыгы” якташларын Чистайга җыйды

Җәмгыять Гаяз Исхакый исемен йөртә.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казан шәһәрендә яшәүче чистайлыларны берләштергән Гаяз Исхакый исемендәге “Чистай якташлыгы” җәмгыятенең чираттагы утырышы узды. Ул Чистай шәһәренең “Чистай” мәдәният үзәгендә шәһәрнең 235 еллыгына багышланган кичә форматында оештырылды, дип хәбәр итә әлеге кичәне оештыручыларның берсе, журналист Рәзинә Исмәгыйлева.

Кичәдә республикада танылу алган, Казанда яшәүче атказанган чистайлылар тәкъдим ителде. Кунак буларак Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты деканы, гомуми хирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Иван Клюшкин; Татарстан Республикасының баш невропатологы, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Мәгсум Исмәгыйлев; врач-онколог Роза Латыйпова; Казан медицина көллияте директорының өстәмә һөнәри белем буенча урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Валерий Алмаев; ТР Дәүләт Советы депутаты, милиция полковнигы, педагогика фәннәре кандидаты Җәмил Яһүдин; юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Тарханова; шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Флера Тархановалар кайткан иде.

“Әлеге шәхесләр турында мәгълүмат “Чистаем. Родной Чистополь” сериясе белән басылган китапларда тупланган, - ди оештыручыларның берсе, әлеге китапларның авторы, журналист Рәзинә Исмәгыйлева. – Чистай якташлык җәмгыяте актив эшчәнлек алып бара. Без Казанда булсынмы, Чистайдамы – очрашып, аралашып торабыз. Очрашулар утырышлар буларак кына түгел, кичәләр, чәй өстәле артында очрашулар формасында да уздырыла”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100