news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай универмагында чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган

Омскидан килгән зоопаркта 60 хайван булган.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә “Татат-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә кич 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый.

Янгын 4.34 сәгатьтә сүндерелә. Барлыгы өч мең квадрат метр мәйданга зыян килә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100