news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чистай”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” ТОСЭРлары төзү карарлары имзаланды

Өч яңа социаль-икътисади алгарышлы үсеш территориясе буенча уртак инвестицияләр күләме 23 млрд сумнан артып китә.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев “Чистай”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” социаль-икътисади алгарышлы үсеш территорияләре (ТОСЭР) булдыру карарын имзалады. Бу хакта тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.

Өч яңа социаль-икътисади  алгарышлы үсеш территориясе буенча уртак инвестицияләр күләме 23 млрд сумнан артып китә.

Фаразлар буенча, Чистай, Түбән Кама, Яшел Үзәннең социаль-икътисадиалгарышлы үсеш территориясе статусын алуы 10 ел эчендә әлеге моношәһәрләрдә 7 мең даими эш урыны барлыкка китерәчәк, 23,7 млрд инвестиция күләме белән белән 76дан да ким булмаган резидент җәлеп итәчәк, шул исәптән 19 млрд капиталь кертемнәр булачак. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте инвесторлар белән “Түбән Кама” социаль-икътисади алгарышлы үсеш территориясендә 15 проектны гамәлгә ашыру буенча килешү төзеде. “Түбән Кама”да 7,5 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителер, дип көтелә.

“Чистай” социаль-икътисади алгарышлы үсеш территориясендә 23 инвестиция проекты тормышка ашырылыр дип ниятләнә. Биредә 8,5 млрд сум инвестиция җәлеп ителәчәк.

“Яшел Үзән” социаль-икътисади алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып хәзерге вакытта 15 предприятие тора. “Яшел Үзән”дә 7,6 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100