news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чистай” социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа предприятие төзүгә гариза хупланды

Хөкүмәт йортында узган комиссия утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен гариза карау буенча комиссия утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырыш Татарстан Хөкүмәт йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профильле комиссия “Гиперион” компаниясе гаризасын карады. Проект “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә түбән басымлы полиэтилен торбалар җитештерү буенча яңа предприятие төзүне планлаштыра.

Проектка 34 млн инвестиция кертелә. Товар җитештерүнең еллык күләме 2 млн метрдан артачак. Шул ук вакытта, компания җитәкчелеге әйтүенчә, төп чималны республика предприятиеләре бирәчәк.

Бу проект үзен 4 елда аклар дип фаразлана. Табышның эчке нормасы - 43,3 процент. Инвестиция проекты кысаларында 10 мең чамасы эш урыннары булдыру каралган.

“Гиперион” предприятиесе продукцияне Россия Федерациясендә, шулай ук якын чит илләрдә сатуны планлаштыра.

Комиссия әгъзалары фикер алышудан соң әлеге проектны тормышка ашыруны хуплады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100