news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай шәһәре бакчасында тынлы оркестр уйный

Олы музыкантлардан торган Чистай оркестры репертуарында 70тән артыграк төрле пландагы музыкаль номерлар бар.

Чистай шәһәре бакчасында тынлы оркестр уйный
chistopol-rt.ru/

(Чистай, 30 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Анна Яковлева). Тынлы оркестрлар шәһәребезнең концерт залларында, мәйданнарында, паркларында һәм бакчаларында үткәрелә торган күп кенә чараларда көтеп алынган катнашучылар булып торалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Талантлы музыкантлар башкаруында тирән, интонацияләргә бай көй бәйрәмдә тантаналы атмосфера тудыра. Олы музыкантлардан торган Чистай оркестры репертуарында 70тән артыграк төрле пландагы музыкаль номерлар: илебез һәм дөнья классик музыкасының күренекле әсәрләре, заманча композицияләр бар.

Күп еллар шәһәр тынлы оркестрын Исхак Мөхәммәтов җитәкли. Ул – үз эшенең остасы, иҗади шәхес, үзенең энергиясе белән иҗади кешеләрне берләштерә. Исхак Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, коллектив биш ел элек откан грант ярдәмендә яңа уен кораллары һәм костюмнар сатып алуга ирешкән.

Оркестр даими рәвештә яңа башкаручылар белән тулылана, әмма 90нчы еллар башыннан бирле уйнаучылар да бар.

Шәһәр чараларында шулай ук яшь музыкантлар составында тынлы оркестр да актив катнаша. Коллектив белән балалар сәнгать мәктәбендә яшь буынга тәҗрибә тапшырып, тынлы оркестрның иң талантлы башкаручыларының берсе Вадим Шляхтин җитәкчелек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot