Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай шәһәр советы утырышында сукбай хайваннар проблемасын күтәрделәр
Район территориясендә күзәтүчесез хайваннарны карап тоту урыны төзүгә ихтыяҗ бар.
(Чистай, 15 июль, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Анна Яковлева). "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә үткән Чистай шәһәр советының чираттагы утырышында сукбай хайваннар проблемасы тикшерелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Чистай муниципаль районы Чистай шәһәр башкарма комитетының Чистай шәһәре территориясендә яшәүче хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлеге турында"гы темага доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Чистайда хуҗасыз хайваннарны тоту – башкарма комитет эшендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
"Күзәтүчесез хайваннар проблемасын хәл итү гражданнарның, җәмәгать оешмаларының һәм хакимиятнең системалы якын килүен һәм берләшүен таләп итә. Сукбай хайваннар шәһәр экосистемасының аерылгысыз өлеше булып тора, бу өлкәдә нормаларның һәм кагыйдәләрнең булмавы санитар хәлнең начараюына китерергә мөмкин", – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрход Муродович.
Законнардагы яңалыклар белән бәйле рәвештә, 2020 елдан хуҗасыз хайваннарны юк итү тыела, район территориясендә күзәтүчесез хайваннарны карап тоту урыны төзүгә ихтыяҗ бар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары әйткәнчә, бүгенге көндә шәһәр территориясендә этләрне йөртү өчен мәйданчыклар төзергә кирәк, бу шактый акча таләп итә.
Депутатлар әлеге тәкъдимне хупладылар һәм Фәрход Садиковның сүзләрен игътибарга алдылар. Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз