news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында юл һәлакәтендә кешеләр үлгән - фото

Ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, өч кеше зыян күргән

  (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Бүген 12.37 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 117 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.



15нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә беренче автомобильнең 61 яшьлек йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Пассажирның шәхесе ачыклана.



"Шкода Октавиа"ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры, "Лада"ның 55 яшьлек пассажиры Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot