Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында юл һәлакәтендә кеше гомере өзелгән
Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Чистай районында кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Чистай-Түбән Кама трассасының 39 км да иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. “Рено Логан” һәм "Хендэ” йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук 28 яшьлек йөк машинасын йөртүче зыян күргән.
Урынга килгән 67 номерлы янгын-сүндерү хезмәте хезмәткәрләре вафат булган ир-атның гәүдәсен машинадан чыгарган. Янгын чыгу куркынычы тудырган аккумуляторларны сүндереп куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз