news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Ике җиңел машина бәрелешү аркасында 4 кеше зыян күргән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Чистай районында Чистай – Әлмәт юлының 5 чакрымында юл һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында 4 кеше зыян күргән, шуларның икесе һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Чистай районда Чистай – Әлмәт юлының 5 чакрымында ике җиңел машина бәрелешкән. Юл һәлакәте урынына Чистай район үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәменең 2 фельшер бригадасы килгән", – диелә хәбәрдә.

Һәлакәттә 4 кеше зыян күргән һәм шуларның икесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, урында һәлак буган. Ике кеше авыр хәлдә Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot