Чистай районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
Авария бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында килеп чыккан.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистай районында чит ил машиналары бәрелешеп, юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар мәгълүматына караганда, бүген иртәнге уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында авария булган. Кече Талкыш авылы янында ике «Шкода Рапид» капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Барысын да хастаханәгә озатканнар.
