news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында VII Исхакый укулары уздырыла

Чара кысаларында - Г.Исхакый әсәрләре җыентыгының 15 нче томын тәкъдим итү, Г.Камал исемендәге театрның танылган халык артистлары белән очрашу

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрь сәгать 11.00дә Чистай районының Яуширмә авылы Мәдәният йортында VII Исхакый укулары уздырыла.

Чара кысаларында  Г.Исхакый әсәрләре җыентыгының 15 нче томын тәкъдим итү, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт  театрының танылган халык артистлары Дания Нуруллина, Рузия Мотыйгуллина, Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова белән очрашу була, дип хәбәр ителгән ТР муниципаль берәмлекләре сайтында.  

news_right_1
news_right_2
news_bot