Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында унөч авылда интернет булачак
Татарстанда барлыгы 755 торак пунктка интернет кертеләчәк.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай районы торак пунктларында интернет булачак. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
«Элемтә турында»гы федераль закон кысаларында йөздән биш йөз кешегә кадәр кеше яши торган авылларга интернет кертеләчәк. Россия буенча 24 меңнән артык шундый торак пунктны, ә кәрәзле элемтә белән 2 меңнән артык авылны колачлау планлаштырыла.
Чистай районында программада унөч авыл катнаша. Бөтендөнья челтәренә Бахта, Олы Талкыш, Югары Кондрата, Галактионово, Ишәле, Кызыл Ялан, Кызылъяр, Түбән Кондрата, Татар Ялтаны, Татар Сарсазы, Татар Талкышы, Дүртөйле, Дүртөйче, Чуваш Ялтаны халкы чыга алачак.
Татарстанда республиканың барлык 43 районыннан барлыгы 755 авылга интернет кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз