news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында туңга сөрү эшләре дәвам итә

Көнлек эшкәртүнең күләмнәре күтәрелде һәм тәүлегенә 1,1 мең гектарга якын тәшкил итә.

(Чистай, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Олег Зиннуров). Чистай районында туңга сөрү 19 мең гектар мәйданда башкарылды, бу фаразланган планның 60 процентын тәшкил итә.

– Чистай районы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыюны төгәлләде. Урып-җыю уңышлы төгәлләнде, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илгизәр Нуретдинов, – хәзер хуҗалыклар бар көчләрен туфракны эшкәртүгә юнәлтәләр.

Көнлек эшкәртүнең күләмнәре күтәрелде һәм тәүлегенә 1,1 мең гектарга якын тәшкил итә. Биредә йөзгә якын төрле, шул исәптән чәчүдән бушаган агрегатлар эшли.
Матди бүләкләү чараларын уңышлы куллану (акчалата бүләкләү, авыл хуҗалыгы продукциясе дә булырга мөмкин) механизаторларга эш темпын тизләтергә этәргеч бирә. Эшнең сыйфатына һәм үтәлгән нормага карап хуҗалыкта хезмәт хакына өстәмә түләүләр һәм югары ставкалар каралган.

Берничә хуҗалык элеккеге, туңга сөрү төнлә башкарыла торган вакытларны искә төшерделәр. Мондый практиканы, мәсәлән, «Закамье- Агро» фирмасында керттеләр. Шуның ярдәме белән биредә туфракны эшкәртүне төгәлләделәр диярлек.

Әле бөртеклеләр тулысынча өлгермәгән вакытта хуҗалыклар такыр басуларны эшкәртү белән актив эшләделәр. Бу исә игеннәрне җыеп алу белән үк киләсе ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде.

Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә киләсе елга орлык фонды әзерләү буенча эш алып барыла.

– Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз амбарларына 9,7 мең тонна орлык салдылар, – дип хәбәр итте Россельхозцентр филиалы начальнигы Илгизәр Галиев. – Нигездә элиталы һәм аерым сортлар өстенлек итә. Баш агрономнар көзге һәм язгы чәчүгә быел яхшы уңыш биргән орлыкларны бөртекләп дигәндәй җыйдылар. Яңа селекциянең районлашкан сортларына аерым ставка бирелде. Аерым орлык материалына федераль кагыйдәләр катгыйлану факты да истә тотыла, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100