news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында тотылган кысла аулаучылар бер миллион сум штраф түләргә мөмкин

Кысла тотучы браконьерлар көймәсеннән 193 кысла, судан аларга якын гына урыннан 144 кысла тоткыч алганнар.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Кысла тотучы браконьерлар төркеменә бер миллионга кадәр штраф яки биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. Төркем Татарстанның Чистай районында тоткарланган. Бу хакта Татарстанның биочыганаклар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстанның биочыганаклар буенча дәүләт комитетына Чистай районында "Чиста болыннар" тыюлыгында законсыз рәвештә кысла тотучылар турында хәбәр алынган. Чистай районының Икътисади җинаятьләр буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә урынга чыктык”, - дип сөйләде комитетның баш белгече Ленар Кашапов. Браконьерларны шунда ук тоткарлаганнар. Чистай районының ике кешесе акланырга тырышкан. Әмма көймәдә 193 кысла булган, судан 144 кысла тоткыч алганнар.

“Йөзүче транспорт чарасында алдан сөйләшеп яки төркем белән законсыз су биочыганакларын табу” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала, дип аңлатты Татарстанның биочыганаклар буенча дәүләт комитетының Хайваннар, үсемлекләр һәм аеруча сакланучы табигать мәйданнары өлкәсендә дәүләт күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Мотахаров.

Браконьерларга закон нигезендә 500 мең сумнан 1 млнга кадәр штраф яки өч елдан биш елга кадәр вакыт аралыгы хезмәт хакын түләү яисә ике елдан биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100