news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында өстенә кар ишелеп 15 яшьлек үсмер һәлак булган

Малай тирән кар астында калган, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Чистай районы Данауровка авылында яр кырыенда уйнаганда өстенә кар ишелеп, 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу хакта Чистай муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 112 ашыгыч хезмәте номерына 12 сәгать 43 минутта чокыр тирәсендә уйнаган дүрт баланың берсе чокыр төбенә төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ир бала артыннан кар йомгагы тәгәрәп, аны каплап киткән. Малайларның икесе аның артыннан төшеп казый башлаган, өченчесе авылга ярдщм артыннан йөгергән.

“Татар-информ”га Эдуард Хәсәнов сөйләвенчә, 12 сәгат 43 минутта чакырылган “Ашыгыч ярдәм” машинасы медиклары 13 сәгать 1 минутта килгән. Аңа кадәр авыл фельдшеры килгән. Малай тирән кар астында калган булган, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Медиклар 15 яшьлек ир баланың үлемен раслаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100