Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай районында коронавирустан 82 яшьлек хатын-кыз үлгән
Пациентны икеяклы пневмония белән хастаханәгә салганнар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын бер үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
82 яшьлек Нурлат кешесен икеяклы пневмониянең авыр формасы белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган.
Пациентта Covid-19 инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләреннән соң расланган.
Пандемия башланганнан алып, Татарстанда коронавиурс инфекциясеннән 55 үлем очрагы теркәлгән.
Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә 38 кеше терелгән, 34 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз