news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында ике машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән

Авария бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган.

Чистай районында ике машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Чистай районында ике машина бәрелешеп, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган. Биредә «Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә очкан, анда чит ил автомобиле юл билгесенә килеп сыланган.

«Авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип белдерде шаһитлар.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100