news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында ике ир-ат алкоголь белән агуланып үлгән

Әлеге урында оператив-тикшерү төркеме эшли.

Чистай районында ике ир-ат алкоголь белән агуланып үлгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Чистай районында ике ир-ат агуланып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарына якын чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-атлар аңнарын югалткан һәм шул килеш үлеп киткән, дип җиткергән аларның дус хатыны.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем алкоголь белән агулану аркасында булган. Ә хатын-кызны Чистай үзәк хастаханәсенә шундый ук диагноз белән озатканнар. Хәзер әлеге урында оператив-тикшерү төркеме эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100