news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында — “Гаяз Исхакый укулары”

Аның быелгысы язучының тууына 130 ел тулуга багышлана

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында “Гаяз Исхакый укулары” дигән тантаналы чара була. Мәшһүр татар классигының тууына 130 ел тулу багышланган быелгы укулар язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм җәмәгать эшлеклеләрен янә үзенә туплаячак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәмдә Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары артистлары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә катнашачак.
Язучы, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәте лидеры Гаяз Исхакый (1878-1954) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында дөньяга килә. Тумыштан сәләтле малай 12 яшенә кадәр әтисендә белем ала, аннары Чистай мәдрәсәсендә гыйлем туплый. 1893 елда Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. Гыйлемгә омтылу теләге белән янган егет, Казандагы татар укытучылар мәктәбендә дә укый, шунда рус телен үзләштерә башлый.
1902 елда Г.Исхакый Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанда бер-бер артлы “Таң йолдызы”, “Тавыш” исемле газеталар чыгарып килә.
Россия патшасының татарларга каршы юнәлдерелгән сәясәтенә каршы чыкканы өчен, язучы унсигез тапкыр кулга алына. Чистай, Мәскәү, Санкт-Петербург төрмәләрендә утыра, Архангельски губернасына сөргенгә сөрелә.
1917 елгы инкыйлабны Г.Исхакый хуплап каршы ала. Ул милли азатлык идеяләре өчен көрәш башлый, әледән-әле милли хәрәкәтләрдә катнаша, большевикларга каршы яза. Әмма Г.Исхакый Совет хөкүмәтен кабул итми, большевикларның сәясәяте белән һич килешми. Шуңа да, большевикларның эзәрлекләве сәбәпле, ул легаль булмаган эшкә күчәргә мәҗбүр була, соңыннан инде мөһаҗирлеккә китә. Парижда, Берлинда, Кытайда, Варшавада яши, иҗат белән шөгыльләнә, әсәрләрен төрле нәшриятларда бастыра.
Г.Исхакый — алтмыштан артык әсәр авторы. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1904) повестендә ул татарның милләт буларак юкка чыгу мәсьәләсен күтәрә. Аның “Тормышмы бу?”, “Сөннәтче бабай”, “Зиндан”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләре аеруча танылганнардан.
Г.Исхакый — татар драматургиясенә дә саллы өлеш керткән шәхес. Аның “Өч хатын белән тормыш”, “Алдым-бирдем”, “Зөләйха”, “Олугъ Мөхәммәд” кебек драма, комедия һәм трагедия жанрындагы әсәрләре сәхнәләштерелгән, кайберләре бүгенге көндә дә татар театрларында зур уңыш белән бара.
Совет чорында Г.Исхакый исемен телгә алу тыелган булса да, тоталитар дәүләт режимы юкка чыгарылганнан соң, аның иҗаты һәм тормышы белән кызыксынучылар артты, әсәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды.
1991 елда исә ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге булдырылды. Бүгенге көндә язучының мирасын өйрәнү максатыннан, туган ягы Яуширмәдә музей-утар эшләп килә. ТР Милли музеенда исә Г.Исхакыйның шәхси әйберләре — язу өстәле, кәнәфие, шкафы, алтын кесә сәгате, фоторәсемнәр өчен медальоны, бүләк язулы алтын жетоны һәм башка әйберләре саклана. Әлеге мирасларның күбесен Г.Исхакыйның замандашы булган Төркия эшкуары Әхмәтвәли Мәңгәрнең кызы Сафия Имре бүләк иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot