news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында өч үсмер утырган сал Чулман елгасында агып киткән

Ярдан 70 метр чамасы ераклашкан салны камышлар гына туктатып калган.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич – 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә.

Салны елгадагы ярдан 70 метр чамасы эчтәрәк камышлык кына туктатып калган. Бәлага юлыгучыларны коткаручылар 21.15 сәгатьтә ярга чыгара. Коткару эшенә 5 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot