news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында авыл клубында капиталь ремонт эшләре бара

Биредә эшләр 75 процентка башкарылган.

Чистай районында авыл клубында капиталь ремонт эшләре бара
Чистай районының рәсми сайтыннан

(Чистай, 16 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре" , Гүзәл Гомәрова). Чистай районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчеләре Кубасс авылы клубында бара торган капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. Бу турыда Чистай районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Объектны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов карап чыктылар. Кубасс авыл җирлегендә "Мәдәният" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында авыл клубына капиталь ремонт ясала.

Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш бүлеге хәбәр иткәнчә, эшләр 75 процентка башкарылган һәм объектны вакытында тапшыру өчен, подрядчы оешмаларга темпларны тизләтергә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot