news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән

Янгын Олы Талкыш авылында чыккан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Олы Талкыш авылында элеккеге остаханә территориясендәге будкада матраска ут каба. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил итә. 66 яшьлек ир-ат ут корбаны була.

Янгын тәмәке тарткан вакытта саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot