news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында 65 сайлау участогы эшли

Авыл җирлекләрендә – 36, шәһәрдә 29 сайлау участогы ачылды.

(Чистай, 18 март, «Татар-информ», «Чистопольские известия», Гүзәл Гомәрова). 8.00 сәгатьтә Чистай муниципаль районында барлык 65 сайлау участогы да ачылды.

Авыл җирлекләрендә – 36, шәһәрдә 29 сайлау участогы эшли. Чистай халкы сайлау участоклары ачылу белән тавыш бирә башлады. Кешеләр сайлауга күтәренке кәеф белән килә. Әле беренче тапкыр гына тавыш бирүче яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot