news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында 37 яшьлек ир үсмер кыз балаларны көчләүдә шикләнелә

Хөкемне ТРның Югары суды чыгарачак

 (Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге тарафыннан 37 яшьлек Фәнис Мингалиевка карата кузгатылган җинаять эшен тикшеренү тәмам. Ул РФ Җинаять кодексының 132нче маддәсе 4нче өлеше “б” пункты буенча 14 яше тулмаган балаларга карата сексуаль характерда көч куллануда гаепләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2013нче елның ноябрьеннән алып декабрь айларына кадәр Мингалиев 9-12 яшьлек кыз балаларга карата төрле бозык һәм сексуаль характерда көч кулланган, аннан барысы 7 балага зыян килгән.

Җинаятьче үз гаебен тулысынча таныган. Суд исә аны сак астына алган.

Суд стационар психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ир кешенең психикасы какшаган һәм җинаятьләрне кылган вакытта ул аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламаган. Хәзерге вакытта да Ф. Мингалиев психикасы какшаудан интегә һәм махсус типтагы психиатрик стационарда мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ.

Шул сәбәпле, ир кешегә медицина ярдәме күрсәтү характерындагы җәза бирү өчен җинаять эше ТРның Югары судына юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot