news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында 21 авылда референдум уза

Сәгать 11 дә Татар Баганалысының 91 кешесе тавыш бирергә өлгергән.

(Чистай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Чистайның 21 җирлегендә бүген референдум уза. Татар Баганалысы авылында халык сайлауга урамнары белән килә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
  
"Сайлаучылар иртәдән үк үз тавышларын бирергә килде. Авылдашлар урамнары белән сайлауга килә. Бигрәк тә Лесная урамы халкы актив. Әлеге урамда яшәүчеләрнең күбесе тавыш бирде инде", - диде сайлау комиссиясе җитәкчесе Венера Гатиятуллина. 
 
11.00 сәгатькә Татар Баганалысында яшәүче 91 кеше тавыш бирергә өлгергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot